Иске Такталы авыл клубында "Фраза буенча киноны бел" дигән уен программасы узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Иске Такталы авыл клубында "Фраза буенча киноны бел" дигән уен программасы узды. Башта катнашучыларны кинематограф барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, аннары алар тормышыбызда канатлы фразалары яңгыраган фильм исемнәрен эзләп таптылар. Очрашуда катнашучылар кино дөньясына чумып ләззәтләнде һәм хыялланды, шулай ук зирәклектә һәм эрудициядә көч сынашты. Фильмнарның исемнәрен искә төшереп, чарада катнашучылар, мөгаен, кешелекнең якты гуманистик идеалларына тугры булган, позитив һәм яхшылык өләшүче фильмнарны үзләре дә яңадан карарга яки алар нигезе булган китапларны укырга теләрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International