Һәркемнең, бигрәк тә баланың тормышына мәгънә өстәрлек, язмышына йогынты ясарлык остазы булырга тиеш. Яңа Салман мәктәбенеңөстәмә белем бирү педагогы Сәлахдинова Гөлнур Госман кызы - нәкъ шундый педагог

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

"Һәр кешедә очыш өчен уятырга кирәк булган кош йокымсырап ята. Бу тылсымлы кошның исеме – иҗат”, - дип язган бөек педагог В.А.Сухомлинский.

Һәркемнең, бигрәк тә баланың тормышына мәгънә өстәрлек, язмышына музыка, образ, сүз, буяулар … белән йогынты ясарлык остазы булырга тиеш.

Шундый остаз - ул кеше - тылсымчы, тормышын мәхәббәт, аңлау, яхшылык, тырыш хезмәт законнары буенча төзүче...

Безнең Яңа Салман мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Сәлахетдинова Гөлнур Госман кызы - нәкъ шундый педагог. Аның кебекләр турында:”Кулыннан гөл тама”, - диләр.

Гөлнур Госман кызы Яңа Салман авылында күп балалы гаиләдә туган. Ул сеңелләре Гүзәл, Рузалия һәм энекәше Гали өчен олы апа. Әтисе, Госман Сәлихҗан улы, совхозда тракторчы,  әнисе, Җомабикә Зиннәт кызы авыл пекарнясында эшләгән. Хуҗалык турында кайгырту, нигездә, тырыш балалар җилкәсенә төшә. Мәкаләм героинясы кечкенәдән үк сыерлар савып, көтүгә озата, бакчага су сибә, кечкенәләрне иртәнге аш белән сыйлый, аларга киенергә ярдәм итә һәм алар бергәләшеп таныш сукмак буйлап мәктәпкә юл ала.

Район һәм мәктәп үзешчәннәренең бер генә бәйгесе дә Гөлнурның матур чыгышларыннан башка узмый. Сыгылмалы, пластик, тел тидермәслек зифа буйлы кызның башкарган биюләре беркемне дә битараф калдырмый. Аңа ул вакытта ук инде рәсем ясау, тегү һәм чигү буенча тиңнәр булмый.

Мәктәп еллары бик тиз үтеп китә. Гөлнур туган оясын калдырып, Казан шәһәренә барып  төпләнә. Иҗатка мәхәббәт кызны эш сменалары арасындабулган тәнәфесләрдә иҗади сәләтен үстерү өчен витраж бизәкләре, чыбык үрү, акварель белән рәсем ясау серләренә өйрәнү кебек төрле курсларга йөрергә этәрә.

"Туган җиреңдә яшә” дигән рус мәкалендә һичшиксез хаклык бар. 1997 елда Гөлнур Госман кызы туган авылына әйләнеп  кайта. Совхоз ашханәсендә пешекче булып эшли башлый.

Бусагада сентябрь... Яңа 2001нче уку елы башы. Мәктәбебез иҗади, гадәти булмаган осталыкка ия педагогларга мохтаҗ... Мәктәп коллективы ул вакытта Салман авыл җирлеге сәркатибы булып эшләгән Ф.Н. Шәрәфиеваның:“Сәлахетдинова Гөлнур Госман кызы металл, агачка бик яхшы рәсем төшерә, төрле материаллардан искиткеч эшләнмәләр ясый. Аның белән сөйләшеп карагыз әле, бәлки, өстәмә белем педагогы булырга да ризалашыр,”- дигән киңәше өчен әлегә кадәр рәхмәтле.

Ә ул ризалаша. Шул көннән башлап Гөлнур Госман кызы – Яңа Салман мәктәбендәге һәр баланың иҗади үсешендә алыштыргысыз тылсымчы. Бу вакыт эчендә йөзләгән бала ул җитәкләгән «Оста куллар» һәм «Тылсымлы бизәк» түгәрәкләрен көтеп ала, тәнәфес вакытында да кабинетка ашыга... Педагог һәм аның тәрбияләнүчеләре катнашкан төрле дәрәҗәдәге йөзләгән бәйгеләрнең нәтиҗәсе - җиңү…

22 ел... Балаларга багышланган тулы бер гомер... Гөлнур Госман кызы укучылары нәрсә белән шөгыльләнә, дәресләрендә нинди күнекмәләр ала соң? Балалар төрле төрдәге буяулар белән кәгазь, ефәк һәм киндергә рәсем төшерә, витражлар ясый. Халык сәнгатенең барлык төрләрен дә бик яхшы белә. Бик рәхәтләнеп биссер үрү техникасын, атлас тасмалар белән чигү, йоннан уенчыклар ясауны үзләштерә... Искиткеч шкатулкалар, кәрзиннәр, макраме техникасы белән кашпо, сүс, атлас, кәгазь һәм башка материаллардан оригамы... Мәктәп диварларында һәм территориясендә, мәктәп яны участогында фотозоналарның тылсымлы бизәлеше күзләрне иркәли...Талантлы Оста һәм аның укучылары тарафыннан күпме күз явын алырлык курчаклар тегелгән, ыргак һәм инәләр белән бәйләнгән, мәктәп театр спектакльләре өчен нинди генә декорацияләр ясалмаган! Барысын да санап бетереп булмый. Бер генә чара да (мәктәп, район яки республика масштабында) Г.Г. Сәлахетдинова һәм аның тәрбияләнүчеләре катнашыннан башка үтми. Моңа коллегаларына тәҗрибә тапшыру буенча үткәрелгән эчтәлекле мастер-класслар, төрле семинарлар, конференцияләр, бәйрәмнәр кысаларында эшләнмә күргәзмәләре һ.б. керә. Талантлы педагог биргән белем һәм осталык күп кенә кичәге малай һәм кызларга олы тормышка юллама бирде. Казан технология һәм дизайн көллиятен «Дизайнер»белгечлеге буенча тәмамлаган Сафиуллина Илүзә - Гөлнур Госман кызың горурлыгы.

Вакыт үтә, балалар үсеп, укуны тәмамлап мәктәптән китә, ләкин аларның талантлы укытучыларына булган мәхәббәте гомерлек, аның дәресләрен, киңәш һәм үгетләрен, эшчәнлеген йөрәк түрендә йөртә. Гөлнур Госман кызы янынаүз уңышлары белән уртаклашырга, аның хәлен белешергә киләләр һәм әлбәттә, нинди дә булса яңалык, шөгыль алып китәләр... Ә ул яшь буынны тылсымына өйрәтүен дәвам итә, балаларның һәм ата-аналарының ышанычын, мәхәббәтен яулый.

Коллегалары, шәкертләре һәм аларның әти-әниләре  Сәлахетдинова Гөлнур Госман кызын үз тирәсендә әйбәт атмосфера тудыручы, яхшы оештыручы, таләпчән педагог булганы өчен яраталар һзм хөрмәт итәләр.

"Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Грунина Людмила Валерьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International