Кулланучының товардан баш тарту хокукы турында

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Сорау: кичә маркетплейсларның берсендә кроссовкалар заказ бирдем. Бүген мин үземә кирәкле кроссовкаларны кибеттә күрдем һәм бәясе интернет челтәрендә заказ биргәннән күпкә түбәнрәк. Товар рәсмиләштерелгән генә, миңа әле китерелмәгән (5 көннән соң китерү). Башка сәүдә мәйданчыкларындагы кебек, товардан баш тартырга теләдем, әмма бу маркетплейста мондый функция каралмаган. Бу законлымы?
Җавап: 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы "Кулланучылар хокукларын яклау турында" гы РФ Законының 26.1 маддәсенең 4 пунктына ярашлы рәвештә, товарны дистанцион ысул белән сату иткәндә кулланучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товар тапшырганнан соң җиде көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, товарны Сезгә тапшырганчыга кадәр кире кагу мөмкинлеге булмау Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарын бозу булып тора.
Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International