Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KAZANFORUM 2023»халыкара икътисадый форумы ачылды Татарстан башкаласына 80нән артык ил вәкилләре җыелды.
-Теләче районында милли проект буенча М7 Волга Баландыш юлы участогына
капиталь ремонт башланды Эшчеләр асфальтны алыштырачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, юл билгеләре, сигнал баганалары һәм коймалар урнаштырачаклар.
-Баскетбол "УНИКС" беренче тапкыр ил чемпионы булды Казанлылар өйдә "Локомотив-Кубань" ны плей-офф финал сериясенең бишенче матчында отты.
-“Спас” заказнигы белгечләре бөркет-карликны коткарды Ерткычның уң канаты сынган. Хәзер ул тернәкләндерү үзәгендә тора, аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
-Баулы егетләре “Мәктәп волейбол лигасы" җиңүчеләре булдылар Турнирның бишенче сезоны Татарстанның төрле мәгариф учреждениеләреннән 27 мең баланы берләштерде. Турнирда 5 мең команда катнаша.
Татарстанда “Соңгы кыңгырау” датасы билгеләнде.
Бәйрәмнәр күбесенчә 22-23 майда узачак.