Әлки муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2023 елның 20 мае, шимбә

Кичә Әлки муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең квартал буенча киңәйтелгән утырышы узды. Комиссия утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы полиция капитаны Олег Анжаков катнашты. Шулай ук мәктәп директорлары, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2023 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Әлки районында авариялелек
торышын анализлау һәм юл-транспорт һәлакәтләре сәбәпләрен бетерүгә
юнәлдерелгән чаралар. Тән җәрәхәтләре булган юл-транспорт һәлакәтләрен
карау. (өстәмә рәвештә наркотик яки башка төрле исереклек халәтен тикшерү).

2. Глонасс-112 системасында мәктәп автобуслары мониторингы турында, район
территориясендә авариялелек торышы турында анализ һәм ДДТТны кисәтү
буенча чаралар планы. Районның мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган
БДД буенча чаралар турында.

3. Гомуми белем бирү оешмаларына якын горизонталь юл билгесен яңарту
турында.

4. Л.Н. Хәмитовның Тимирязев урамы буенча ясалма тигезсезлек урнаштыру
турындагы мөрәҗәгате буенча, Базарлы Матак авылында автомобиль юлларын
яктыртуны көйләү турында (2891-РМ номерлы 13.05.23 хаты)

5. 2023 елга Юл эшләре программасын үтәү буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International