21 май - Идел Болгарында исламны рәсми кабул итү көне. 922 елда дәүләт дине сыйфатында исламны ирекле кабул итү болгарларның рухи берләшүенә һәм илнең ныгуына сәбәп була. Бу татар һәм башкорт
халыклары тормышында гына түгел, Евразия континенты вакыйгаларының бөтен тарихи барышына да йогынты ясады. Идел Болгарында ислам динен кабул итү аның Шәрык илләре белән цивилизацияле багланышларының юнәлешен билгели.