«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 23.1 статьясы нигезендә кулланучының товарны алдан түләүне күздә тоткан теләсә кайсы сату-алу шартнамәсендә товарны кулланучыга тапшыру срогы турында шарт булырга тиеш. Сатучы интернет-кибеттә сатып алынган һәм түләнгән товарны җибәрмәгән очракта сатып алучыга киңәшләр: Кулланучының товарны алдан түләү бурычын күздә тоткан теләсә нинди сатып алу-сату килешүе тапшыру вакыты турында шартны үз эченә алырга тиеш. Әгәр товар вакытында тапшырылмаса, яңа срокка тапшыруны яки түләү суммасын кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин.
Әгәр дә тапшыру вакыты телдән билгеләнгән булса, бу бурыч билгеле вакытта яки сатып алучының билгеләнгән срок тәмамланганлыгын искә төшергәннән соң 7 көн эчендә үтәлә. Үз хокукларыгыздан файдаланып, сатучыга телефоннан шалтыратып яки электрон хат белән җибәрегез - бәлки, вәзгыять санаулы сәгатьләргә яки көннәргә хәл ителер. Әгәр телдән сөйләшүләр нәтиҗәгә китермәгән икән, сатучыга язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъвалар формасын Сез Интернет челтәрендә таба яки кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсында урнаштырылган шаблоннан файдалана аласыз ( http://zpp.rospotrebnadzor.ru ).
Әгәр сатып алу банк картасы белән түләнгән, ләкин сатучы билгеләнгән вакытта товарны тапшырмаган, элемтәгә чыкмаган яки аралашудан баш тарткан икән, карта хуҗасы бәхәсле транзакция буенча акчаны кире кайтаруны сорап кредит оешмасына мөрәҗәгать итә ала. Алга таба тикшерүне банк үткәрә. Әгәр дә сатучы проблемасын чишү мөмкин булмаса,закон сезнең ягында, онытмагыз, судка мөрәҗәгать итү күпчелек очракта уңай нәтиҗәләргә китерә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.