Бүген район мәгариф оешмаларында 2023 елгы соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкалар башланды.

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген район мәгариф оешмаларында 2023 елгы соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкалар башланды. Бренче линейкалар Базарлы Матак урта гоуми белем бирү мәктәбендә һәм Нәби Даули исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә узды.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, кадерле балалар!
Сезне, укытучыларыгызны һәм ата – аналарыгызны искиткеч бәйрәм – Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! Бу көн, бер яктан, күптән көтелгән мәктәпне тәмамлаудан бик шатлыклы, икенче яктан, чыгарылыш имтиханнары алдыннан бик дулкынландыргыч. Без, имтиханнарыгыз иң яхшы нәтиҗә
күрсәтер дип ышанабыз.
Хәзер сез олы тормышка аяк басасыз. Мәктәп еллары артта кала. Бу вакыт хәтерегездә мәңгегә калачак һәм сез беренче дәресләрегезне, беренче чын дусларыгызны, беренче казанышларыгызны һәм җиңүләрегезне җылы итеп искә алырсыз. Укытучыларыгызны исегездә тотыгыз, алар өчен соңгы кыңгырау - зур эшне тәмамлау. Сезгә уңышлар һәм үз көчегезгә ышаныч телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International