Кандидатларны сайлау дәвам итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегенә РФ гражданнары, РФ Хәрби көчләрендә хезмәт иткән 40 яшьтән артык булмаган яшьтәге, хөкем ителүе булмаган һәм хөкем ителгән якын туганнарыннан булмаган, сәламәтлеге торышы буенча яраклы машина
йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәгән, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата куелган таләпләргә туры килә торган урта гомуми белеме булган кешеләр чакырыла. Шартлар: вазыйфасына, хезмәт стажына, булган махсус дәрәҗәсенә, еллар һәм өстәмәләргә бәйле рәвештә 25000 сумнан һәм аннан да күбрәккә кадәр тотрыклы һәм вакытында хезмәт хакы. Льготалы пенсия тәэмин ителеше, Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИда көндезге яки читтән торып уку формасы буенча түләүсез югары юридик белем алу мөмкинлеге. Бушлай медицина ярдәме, тормыш һәм сәламәтлек страховкасы, карьера үсеше. Ел саен 40-60 календарь көнлек түләүле отпуск һәм федераль законнарда каралган башка ташламалар бирелә.