Карата авыл мәдәният йортында "Без чәй эчкәндә күңелсезләнмибез!" дигән тематик сәгать узды. Балалар һәм кунаклар чәй тарихы, чәй эчү традицияләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белде, чәй этикеты белән танышты, “Чәй турындагы мәкальләрне искә төшер”, “Чәй-чәй, коткар”, “Чәй исемнәрен кем күбрәк белә” уеннарын уйнады. Иҗатсыз да булмады! Балалар чәй сортларын гына түгел, ә аны салып эчә торган савытларны да тикшерде. Аннары, бик рәхәтләнеп, төрле үрнәктәге бизәкле бакаллар һәм самоварлар ясады. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.