"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы - 2023" республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында грантка Базарлы Матак авылындагы "Радуга" балалар бакчасы да лаеклы урын алды. Әлеге җиңү – балалар бакчасы коллективының уртак тырышлыгы. Бу җиңү безнең өчен бик мөһим, ул һәрберебездә алга таба уңышларга, "Радуга" балалар бакчасының чәчәк атуына ышаныч һәм өмет уята. Балалар бакчасы коллективына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади биеклекләр телибез!