Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы полиция майоры О.И. Анжаков хәбәр иткәнчә, 2023 елның 26 маенда 19:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр Әлки муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү өчен машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча оператив-профилактик чара үткәреләчәк, атап әйткәндә: каршы хәрәкәт полосасына чыгу, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, транспорт чаралары белән исереклек билгеләре булган хәлдә идарә итү, шулай ук куркынычсызлык каешларын куллану һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу.