Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең "Импульс" клубы әгъзалары Юхмачы һәм Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды. Балалар "Алга! Поехали!” беренче форумнан алган тәэссирләре белән уртаклашты, ВКонтакте социаль челтәрендә Беренчеләр хәрәкәте бергәлеге мөмкинлекләре белән таныштырды, активлык турында сөйләде. Укытучылар - остазлар мәктәптә беренчел бүлекнең ачылышына киңәшләрен бирде.
Шулай ук уртак флэшмоб оештырылды.