Татар Борнае авылы мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә наркотиклар куллануга каршы көрәш буенча “Наркотиклар - дөнья фаҗигасе” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара башында балаларга наркотикларның килеп чыгышы, кеше организмына наркотикларның зарарлы йогынтысы, алар белән дөньяның төрле илләрендә һәм Россиядә көрәш ысуллары турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында балалар яшьләрне наркотик авыруларга кем һәм ничек тартуы, психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы тору, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхеснең таркалуы турында белделәр. Чарага «Наркомания - киләчәксез тормыш» күргәзмәсе әзерләнгән. Күргәзмәдә кешелекнең глобаль проблемалары һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре буларак наркотиклар куллануның куркынычы турында сөйләүче буклетлар, наркоманиягә багышланган китаплар тәкъдим ителгән.