"Халыкара балаларны яклау көне" алдыннан, авыл балалары өчен, медицина хезмәткәрләре “Иртәнге зарядка - сәламәтлек тәртиптә" шигаре астында коллектив иртәнге зарядка үткәрде.
Югары Кәчи һәм Югары Колчура фельдшер - акушерлык пунктлары фельдшерлары Вера Толстова һәм Татьяна Зинкина саф һавада балалар белән иртәнге зарядка оештырды.
Медицина хезмәткәрләре шулай ук кечкенә дуслары белән сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләштеләр.