Татарстанның Әлки районыннан Мәхмүтовлар гаиләсен тәкъдим итәбез.
Альберт Фирдинат улы Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбендә директор һәм биология укытучысы булып эшли, Фәния Хәварис кызы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укыта. Педагогик стажлары 22шәр ел.
Һөнәр сайлауга үзләре охшарга теләгән мәктәп укытучылары йогынты ясады, диләр. Икесе дә Казан педагогия институтын тәмамлап, туган якларына эшкә кайткан.
Пар өч бала тәрбияли: Камил, Алсу һәм Фәридә. Гаилә Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт итәргә ярата.Алар һәр елны Казан шәһәренең тарихи урыннарна тамаша кыла, театр, музейларга йөри.
"Без балаларыбыз өчен әти – әни генә түгел, ә дус, киңәшче дә, - диләр ир белән хатын. - Без һәр яктан балаларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз, аларга ышанабыз".
Мәхмүтовларның иҗади мавыгулары - музыка һәм бию, балалар баянда уйный.