Идарә бердәм салым счеты реквизитының үзгәрүе турында хәбәр итә

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Идарә хәбәр иткәнчә, Федераль казначылыкның һәм Россия ФНСның 15.05.2023, № ЕД-26-8/8@ 07-04-05/05-12658 уртак хаты нигезендә салым түләүләрен күчергәндә күрсәтелергә тиешле алучының исеме үзгәртелде. Түләү алучының башка реквизитлары үзгәрешсез кала.

Әгәр элек түләүне алучы сыйфатында Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык Идарәсе (бурыч белән идарә итү буенча Федераль салым хезмәтенең төбәк-ара инспекциясе) күрсәтелсә, хәзер түләү документының 16 нчы номерлы реквизитлары кырында "Россия Казначылыгы (Россия Федераль салым хезмәте)" күрсәтелергә тиеш

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты һәм бердәм салым түләү системасы кертелде, ул салымнарны, җыемнарны һәм иминият взносларын бердәм түләү документы белән күчерергә кирәклеген аңлата. Салым органнары тарафыннан идарә ителә торган барлык түләүләр Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсендә ачылган аерым казначылык счетына түләнергә тиеш.

Әлеге счет салым түләүчене исәпкә кую урынына яисә салым салу объектының урнашкан урынына бәйсез рәвештә кулланыла.

Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен салым түләүләрен берничә кликка гына башкарырга мөмкинлек бирә торган "Салымнар һәм пошлиналар түләү" махсус сервисы гамәлгә ашырылган.

/file/alkeevskiy/File/notif_views_per.xlsx (хәбәрнамәләр бирү сроклары буенча таблица)

Сайтта БСС буенча ярдәмче чат-бот барлыкка килде
(https://www.nalog.gov.ru/rn77/ens/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International