Балалар - тормыш чәчәкләре! Һәркем баласының шатлыктан балкыган йөзен күрүдән дә кыйммәтле нәрсә юк дигән фикер белән килешәчәк.

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Балалар - тормыш чәчәкләре! Һәркем баласының шатлыктан балкыган йөзен күрүдән дә кыйммәтле нәрсә юк дигән фикер белән килешәчәк.
Балаларны яклау көнендә тирә – якта бәйрәм тантанасы хөкем сөрде. Һәр җирдә балалар җырлары, шатлыклы көлүләре яңгырады. Җәйнең искиткеч бәйрәм белән башлануы да яхшы фал.
Әлки район мәдәният йортында әлеге матур бәйрәмгә багышланган “Кем ел буе эшләде, ә кем ялкауланды?” дигән бәйрәм чарасы узды. Беренче минутлардан ук кечкенә кунакларның кызыксынуын яулап ала алган күңелле клоуннар күп кенә кызыклы конкурс, викториналар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International