1 июньдә Н.Даули исемендәге Базарлы Матак гимназиясе, Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе, Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары - "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика конкурсында җиңүчеләр, бүләкләү тантанасында катнаштылар. Балалар бүләкләр алдылар һәм циркта матур тамаша карадылар.