Алкоголь продукциясен законсыз сату турында кая хәбәр итәргә?
Легаль булмаган алкоголь продукциясен сату турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 8(843) 278-92-79 (тәүлек буе) кайнар линиясенә хәбәр итәргә мөмкин.
Алкоголь продукциясенең законлылыгын ничек тикшерергә?
Алкоголь продукциясенең легальлеген шешәнең тышкы кыяфәте буенча тикшерергә мөмкин: этикетка һәм контрэтикетка тигез ябыштырылган, капкач әйләнми, шешәгә акциз яки махсус марка ябыштырылган. Шешәнең эчендә чит әйберләр юк. Законлы рәвештә җитештерелгән алкогольле продукциягә сатучы беренче таләп буенча товар үткәрү документларын: товар-транспорт накладноен, ТТНГА белешмә яки таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш.
Икенче вариант. 5-114-115 номеры буенча шалтыратыгыз һәм операторга сатыла торган алкоголь продукциясенең легальлеген тикшерергә теләвегез турында хәбәр итегез. Аннары шешәдән теркәү
номерын көйләгез. Әгәр алкоголь Татарстанда җитештерелгән булса, партия номеры шешәнең колпагында билгеләнгән; әгәр безнең республикадан читтә җитештерелгән булса, шешәнең үзенә (штрихкод өстендә) ясалган наклейкада.
Өченче вариант. Шулай ук бу хезмәттән интернет аша файдаланырга мөмкин. Сервис Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында uslugi.tatar.ru гамәлгә ашырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистайтерриториаль органы