Тел - кешенең төп байлыгы, аралашуыбызның мөһим чарасы.
Рус теле планетада иң төп телләрнең берсе булып тора. Бөек, кодрәтле, хак, ирекле - рус теле турындагы характеристикаларны чиксез дәвам итәргә мөмкин. Рус теле - дөньяны үзләштерү чарасы.
Балаларга әкиятсез буламени! Менә чыннан да зур байлык һәм бөек укытучы. Әкиятләр безгә сөйләм дәресләрен бирәләр бит.
Иске Такталы авыл клубында "Бөек рус теле" дигән тематик чара үткәрелде. Балалар "Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт" викторинасында катнаштылар, төп әкият персонажларын буядылар. Пушкин әкиятләре геройлары буенча эшләгән эшләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.