Бүген, "Форпост" үзәге директоры балалар белән "Куркынычсыз интернет" темасына әңгәмә уздырды.

2023 елның 9 июне, җомга

Бүген, "Форпост" үзәге директоры балалар белән "Куркынычсыз интернет" темасына әңгәмә уздырды. Әйдәманнар белән бергә балаларга куркынычсыз Интернетның кайбер кагыйдәләре турында сөйләделәр, аларга Интернетның уңай һәм тискәре якларын күрергә, интернетның үз сорауларыбызга җавап алу өчен кулланыла торган корал гына булуын аңларга ярдәм иттеләр.

Шулай ук балалар глобаль челтәрдә очрашырга мөмкин булган куркынычлар турында да белделәр: алдау һәм мошенниклык, компьютер вируслары, шәхси мәгълүмат бирү, чит кешеләр белән очрашу, агрессив тәртип, интернет бәйлелек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International