15 июньдә Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы белән берлектә Росреестр хезмәтләрен электрон рәвештә алу мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак. Телефон буенча бушлай консультация Росреестрның 15 еллыгына багышланган.
Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар, шулай ук бизнес вәкилләре белергә мөмкин:
- Росреестрның нинди срокларда һәм нинди хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин?
- Нинди хезмәтләр алу өчен электрон имза кирәк, ә кайсылары өчен - юк? - Милекне электрон теркәүдән соң хуҗа нинди документлар алачак?
- ЕГРНнан өземтә ничек электрон рәвештә алырга?
- Килешүне электрон рәвештә хәл итү өчен ризалык кирәкме?
Әлеге һәм башка сорауларны казанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр бирә алачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популярларына җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 Галиуллина Галина
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://vk.com/rosreestr16
https://t.me/rosreestr_tatarstan