Традиция буенча Сабантуйны балалар коллективлары, музыка-хореография композициясе белән мәдәният хезмәткәрләре ачты. Ачылу тантанасы кунакларны үзенең масштаблы һәм мавыктыргыч булуы белән таң калдырды һәм сокландырды.
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов, Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, Дәүләт Советы депутаты, «Әлки якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Алсу Нәбиева, Дәүләт Советы депутаты, 2 нче Пассажир автотранспорт предприятиесе муниципаль унитар предприятиесе директоры Альберт Мөхәммәтшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин, Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов, «Красный Восток «компанияләр төркеме» ҖЧҖ генераль директоры Гадел Хәйруллин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Азат Мәҗитов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Вәгыйз Саттаров, «Татагрохимсервис " җәмгыятенең генераль директоры Раилә Кәлимуллина.
Сабантуй Коръән аятләре укудан башланды. Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Район Башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне һәм бәйрәм кунакларын татар һәм рус телләрендә сәламләде, Һәркемгә дә яхшы ял теләде.
Соңыннан мактаулы кунакларга сүз бирделәр. Евгений Иванов Рәис Миңнехановның котлавын укыды.
Әлки халкын һәм бәйрәм кунакларын Раил Габдрахманов, Адель Хәйруллин, Алсу Нәбиева котлады.
Бәйрәм мәйданында бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Республика мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем район мәдәният йортының үзешчән театры режиссеры Эльмира Шиһаповага бирелде.
Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Базарлы Матаки авылының Изге Троица гыйбадәтханәсе настоятеле Андрей Зиньков бүләкләнде.
«Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме шәхси эшмәкәр, крестьян — фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнис Хәмитовка бирелде.
Яхшы традиция буенча районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы алдынгыларын, игенчелек, терлекчелек вәкилләрен хөрмәтләделәр. Болар “Кызыл Шәрык-Агро” АҖ Әлки филиалының авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары Максим Бойков, Илнур Гиниятуллин, Гөлсирә Шакирова, Юрий Волостнов, Әсфан Зыятдинов, Ләйсән Гадиева, Резеда Тазеева, Гөлгенә Гыйрфанова, Александр Николаев, шулай ук “Хузангай” ширкәте алдынгылары - Салават Сагутдинов, Айрат Хәмитшин, Ираида Ензаева, Сиринә Нуруллина, Ольга Сизова, Анна Лычникова, Николай Муллин, Альбина Бирюлина һәм башкалар.
Намуслы хезмәтләре өчен район оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүче төрле һөнәр ияләрен дә хөрмәтләделәр. Алар арасында «Әлки хәбәрләре» газетасының компьютер версткасы операторы Елена Королева, район спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Сәгъдиева, Базарлы Матак гимназиясенең физик тәрбия укытучылары Денис Ирдинкин һәм Олег Астафьев, Базарлы Матак мәктәбенең ашханә мөдире Лилия Сибгатуллина, ДОСААФның баш бухгалтеры Ирина Федонина һәм башкалар бар. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләрне спорт һәм мәдәни чараларда, ярышларда һәм конкурсларда зур нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр - Әнәс Вәлиев, Рәмзия Галәветдинова, Михаил Падюшов, футбол, волейбол, ватерпол командалары, көрәшчеләр, бадминтончылар һәм аларның тренерлары Рифкать Сәгъдиев, Денис Ирдинкин һәм Олег Астафьев, Александр Гиоргадзе, Илдар Әхмәров, Максим Муштаков алды.
Чуаш Борнаеннан Андрей Ерусланов хуҗалыгы иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы дип танылды, иң яхшы гаилә фермасы - Әхмәттән Айнур Бильданов, иң яхшы мини-ферма дип Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллинаныкы танылды.
Үргәгар авылы иң төзек торак пункт дип танылды.
Сабантуйда озак гомерле, 99 яшен тутырган Бөек Ватан сугышында катнашкан Хаҗим Фәхретдиновны, Иске Такталыдан биш бала тәрбияләүче Валерий һәм Людмила Калмыковлар гаиләсен, 50 ел бергә гомер итүче Базарлы Матактан Каюм Минвәли улы һәм Әнисә Галимҗан кызы Фасаховларны, Чиябаш авылыннан Рәхимҗан Хәсәнҗан улы Һәм Наилә Минталип кызы Сафиуллиннар гаиләләрен сәламләделәр. 2023 елның 11 гыйнварында Сафиуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте, аларның улы Расил махсус хәрби операциядә катнаша.
МХОгә мобилизацияләнгәннәрнең әти – әниләре: Карамалыдан Равил Нәфигулла улы һәм Гөлнара Шәүкәт кызы Хәмитовлар, Түбән Колчуринодан Геннадий Леонидович һәм Светлана Геннадьевна Николаевлар, Каргалы авылыннан Фәнис Әнәс улы һәм Эльвира Илдус кызы Вәлиевлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Рәсми өлештән соң кунакларны күңелле концерт программасы, спорт чаралары, милли көрәш, төрле халык ярышлары: биек колгага күтәрелү, көянтәләр белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, капчык белән көрәш һәм башка кызыклы уеннар һәм конкурслар яулап алды