Яңа Әнҗерә авыл клубы хезмәткәрләре асфальтта рәсем ясау сәгате оештырды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Менә көтелгән җәй дә килеп җитте! Кояш яктырта, урамда җылы! Бу чорда, асфальтта төсле акбур белән рәсем ясаудан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкинме? Фантазия һәм үз-үзеңне күрсәтү өчен иң кулай вакыт.

Яңа Әнҗерә авыл клубы хезмәткәрләре асфальтта рәсем ясау сәгате оештырды.  Балалар асфальтта кояш, болытлар, чәчәкләр, агачлар, йорт рәсемнәре ясады.

Асфальт, балаларның иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыручы зур полотнога әйләнде. Балалар уңай хис-кичерешләр алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International