Бүген Мамадыш шәһәренең «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе базасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада Базарлы Матак авылындагы “Салават күпере” балалар бакчасы” МБМББУ җитәкчесе М.Н.Фахриева һәм “ТР ӘМР Мәгариф идарәсе” МКУнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Г.Ш. Билалов катнашты. Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз!!!