Бүген Базарлы Матак авылындагы "Салават күпере" балалар бакчасында һәркем яраткан күңелле, Сабантуй бәйрәме - сабан бәйрәме узды! Бәйрәмгә кунак булып Аю, Әби һәм Шүрәле дә килгән иде. Балалар бәйрәм кунакларына көчлелеген, җитезлеген, зирәклеген һәм чыдамлыгын күрсәтте. Балалар «Аю һәм бал кортлары» «Кем балны тизрәк җыя» уеннары белән Аюны шатландырды. Әбигә Сабантуй турында бөтен белгәннәрен сөйләде. Ә Шүрәле балаларны күңелле биюләр, «Кем тизрәк йомырканы җиткерер», «Кем тизрәк суны күчерер» эстафетасы һәм «Юрта» уены белән шатландырды. Менә шулай күңелле һәм дәртле итеп, тату һәм кызык итеп, сәламәтлек өчен файдалы булып үтте "Салават күпере" балалар бакчасында Сабантуй!