2023 елның 27 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак.

Шулай ук район халкының «Skype» программасы аша Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру аша үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Гражданнарны уртак кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләүче район халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яки кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International