“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ: бездә студентларны нәтиҗәле укыту өчен барлык шартлар да тудырылган

2023 елның 17 июне, шимбә

“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ: бездә студентларны нәтиҗәле укыту өчен барлык шартлар да тудырылган

“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ абитуриентларны өч юнәлешнең берсе буенча сыйфатлы һөнәри белем алырга чакыра. Колледж Татарстан Республикасының иң матур почмакларының берсендә, Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан.

Абитуриентлар “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” һәм “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” белгечлекләренә укырга керергә мөмкин.

Белгечлек буенча белем алудан тыш, колледж студентлары урманчы, яшел төзелеш эшчесе, урман вальщигы, тракторчы, йөзем агачыннан сәнгать әйберләре ясаучы, кассир кебек өстәмә һөнәрләргә дә өйрәнәләр.

Лубян урман-техник көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман участогы бар. Чит шәһәр – авыл кешеләре өчен тулай торак каралган.

Уку вакытында студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары үткәрелә.

Тагын да тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яисә  8 (84364) 23-2-23 телефон номеры аша белергә була

Белешмә өчен. “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениесе. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 9,7 меңнән артык белгеч чыгарылган.

2022 елдан, аларны Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яисә Татарстан Республикасының дәүләт яки муниципаль хезмәтләр порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша читтән торып, колледжга керү өчен документлар тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International