Кичә Сабантуй мәйданында район Башлыгы Александр Никошинның Әлки районы эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре белән очрашуы узды. Район тормышында актив катнашучы, эшмәкәрлекне үстерүгә актив өлеш керткәннәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәйрия ярдәме күрсәткән эшмәкәрләр бүләкләнделәр.Чакырылган эшмәкәрләрнең Бблалары өчен "Сабантуй" татар милли бәйрәме ярышлары, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, аркан тартышу кебек уеннар оештырылды. Өлкән кунаклар көянтә белән йөгерүдә, гер күтәрүдә, армреслингта ярыштылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге очрашуның төп бурычы - эшмәкәрләрне бер мәйданчыкта җыю, аларга үзләрен бер-берсенә тәкъдим итү, үз потенциалы турында сөйләү мөмкинлеге бирү. Катнашучылар тәҗрибәле эшмәкәрләрдән белем һәм киңәш алды.