Хузангай авыл клубы мөдире Теличко Татьяна “Имәнлек” район лагереннан килгән балалар өчен Сиктирмә авылындагы Ныгытмада кызыклы экскурсия үткәрде. Аларга борынгы экспонатлар, аларның борынгы бабаларыбыз тарафыннан кулланылуы турында сөйләде. Экскурсия балаларга күп мәгълүмат бирде.