Столбняк. Профилактикалауның гади кагыйдәләре

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Үзәк нерв системасы һәм скелет мускулатурасында көзән җыеру белән характерлана. Авыру симптомнарын берничә сәгатьтән 1 айга кадәр күзәтелергә мөмкин. Кешеләрнең сизгерлеге югары. Йөз мускуллары, баш арты, күкрәк, диафрагма, арка, җилкә һәм бот параличы барлыкка килә. 1-5 көннән көзән җыеру, мускуллардагы авырту, йоту, сулыш алу, сидек чыгару кыенлаша. Вакытында дәвалану булмаганда, күпчелек очракта сулыш мускуллары параличыннан кеше үлә.

Тапшыру юллары: җәрәхәтләнү, зарарланган тире япмалары һәм лайла тышчалары аша йоктыру (яра, пешү, өшү), туфрак ,тирес һәм башкалар кисәкчекләрдә булган столбнякны кузгатучы эләгә.

Йоктыру чыганаклары: эчәклегендә авыру кузгатучы булган үлән белән тукланучы хайваннар, кимерүчеләр, кошлар һәм фекалияләр белән тышкы тирәлектә киң тарала, туфракта озак саклана. Авыру кузгатучы спора туфракта 10 ел саклана ала.

Авыруның килеп чыгуын булдырмас өчен планлы тәртиптә вакцина кадатырга кирәк.

Махсус профилактика (иммунопрофилактика) столбнякны экстрен профилактикалау буенча планлы рәвештә уздырыла. Иммунизация кече яшьтән башлана һәм гомер буе билгеле бер период буенча дәвам итә (өлкәннәр өчен - һәр 10 ел саен). Прививка булу авыруны булдырмый калырга ярдәм итә.

Ашыгыч профилактиканы медицина оешмаларында (травматология бүлеге, хирургия кабинеты) үткәрәләр. Тире һәм лайлалы тышчаларның бөтенлеге бозылган һәртөрле җәрәхәтләр һәм яралар, икенче, өченче һәм дүртенче дәрәҗәдәге туңулар һәм пешүләр, хайван тешләүләре, ашказаны-эчәк трактына үтеп керүче җәрәхәтләр яки операцияләр, гангреналары яки некрозы булганда, абсцесслар, карбункулларбулганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Столбнякны профилактикалау максатыннан яшәү урыны буенча поликлиникада прививкаларны вакытында алырга.

Планлы профилактиканы вакытында үткәрү - мондый үлемгә китерүче авыруны кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International