Иске Салман мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп кече яшьтәге балалар арасында велоузыш үткәрделәр. Мондый ярышлар үткәрү балаларның физик тәрбиясен күтәрүгә, велосипед спортын алга таба үстерүгә һәм популярлаштыруга, шулай ук балаларны спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә ярдәм итә. Ярышта катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф һәм татлы бүләкләр алды