2023 елның 22 июнендә хәтер һәм кайгы көнендә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион граждан истәлегенә "Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе үткәрелә.
Россиялеләр 20 гасырның иң канкойгыч сугышында һәлак булган туганнарын һәм якыннарын, шулай ук Бөек Җиңү хакына тылда хезмәт иткән кешеләрне искә алачак.
Бу минутта телевидение һәм радио, кабельле каналлар эфирында тапшырулар өзеләчәк.
Шулай ук акциягә кушылырга һәм барлык битараф булмаганнарга да - технологик цикл мөмкинлек биргән сәүдә нокталарында һәм предприятиеләрендә эшләүне бер минутка туктатырга, урамнарда җәмәгать һәм шәхси транспортны туктатырга тәкъдим итәбез. Акциягә безнең белән кушылыгыз. Әйдәгез, Акциягә кушылыйк һәм Ватаныбыз тарихының иң фаҗигале битләренең берсен искә төшерик