22 июнь - Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул ил тарихында иң канлы һәм җимергеч сугыш була. Хәтер һәм кайгы көне Россия тарихында иң күңелсез дата булып санала. Ул совет халкын гына түгел, бөтен дөньяны фашист җәбереннән азат итү өчен көрәшнең башы була. Ел саен, Хәтер һәм кайгы көнендә, Әлки районы мәдәният учреждениеләрендә «Хәтер шәме»Бөтенроссия акциясенә багышланган чаралар уза. Чарада катнашучылар шул коточкыч сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә ала, һәйкәлгә чәчәкләр сала һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак шәмнәр кабыза