Районыбыз вәкилләре Казанда Аккош күле буенда Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Биредә чуаш халкының традицияләрен саклаган һәм җиһазландырылган чуаш милли йорты төзелгән. Әлеге усадьбада башкала Сабантуе кунаклары күп булды. Аларны мастер-класслар белән декоратив-кулланма иҗат осталары каршы алса, ә бәйрәм кәефен үзешчән артистлар тудырды.