Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12 нче районара Федераль салым хезмәте инспекциясе (ФСХИ) хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү кирәклеген искәртә. "Ак” хезмәт хакы бу:
• Йөклелек һәм бала табу буенча; 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча; предприятие юкка чыгарылу сәбәпле эштән азат ителгәндә; травматизм, бәхетсезлек очраклары булганда; хастаханә бите буенча вакытлыча эшкә сәләтсезлек булганда һ. б.) пособиеләр түләү
• Еллык түләүле ял
• Кредит алу мөмкинлеге
• Тулы күләмдә дәүләт пенсия тәэмин итүе
• Торак сатып алганда, медицина, мәгариф хезмәтләре өчен түләгәндә салым ташламалары һ. б.
Бары тик “Ак " хезмәт хакыннан гына иминият взнослары түләнә һәм гражданнарда пенсия тупланмалары формалаштырыла. Әгәр взнослар бөтенләй түләнмәсә, эш вакыты хезмәт стажына керми. Шулай ук Россиянең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара Федераль салым хезмәте физик затлар керемнәренә һәм иминият взносларына салымны исәпләү турында хәбәрнамәләрне тиешле салымны түләү вакыты туры килгән айның 25 нче көнендә ай саен тапшыру зарурлыгын искә төшерә. 2023 елның декабрендә НДФЛ буенча хезмәткәрләргә түләүләр белән ике хәбәр итү срогы: 23 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәрге чорда 25 декабрь, 23-31 декабрьдә елның соңгы эш көне (РФ НК 58 маддәсенең 9 пункты).
Хәбәрләрне электрон рәвештә элемтә телекоммуникация каналлары аша яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрергә мөмкин.
2023 елның 1 гыйнварыннан тотылган НДФЛ һәм иминият взносларын түләүнең бердәм вакыты 28 нче көннән дә соңга калмыйча билгеләнгән (23-31 декабрьдә тотылган НДФЛ буенча календарь елның соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча).
Хәбәрнамәне тапшыру ысуллары һәм тутыру тәртибе турында аңлатмалар Россия Федераль салым хезмәте сайтында бирелгән: (https://www.nalog.gov.ru/rn77/ens/)