Чуаш Борнае авыл мәдәният йорты мәйданчыгында иртәдән күңелле музыка уйнап, балаларны «Борынгылар шулай уйнаган!» дигән уен программасына чакырды. Балалар бәйрәме июльдә билгеләп үтелә торган Бердәм фольклор көненә багышланган. Бәйрәмнең максаты: балаларны милли мәдәният традицияләренә җәлеп итү, ишегалды уеннары аша традицион мирас белән кызыксынуны стимуллаштыру. Балалар әти-әниләре, әби-бабалары уйнаган уеннар белән таныштылар: жмурка, классиклар, почмаклар, сәгатьләр, ватык телефон, вышибало, капчык киеп йөгерү һәм башкалар. Командалы конкурс һәм уеннар чарада катнашучыларның физик һәм коммуникатив сыйфатларын үстерүгә ярдәм итте. Ишегалды уеннарына кызыксыну уянды, буыннарның бәйләнеше һәм дәвамчанлыгы ныгыды.