Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасында чикне узу турында белешмәләр кертелгән. Чикнең субъектлар арасындагы гомуми озынлыгы 554.62 чакрым тәшкил итте.
Чуваш Республикасы белән чикләрне билгеләү эшләре 2019 елда ук башланган иде, төбәкләр арасында чикләрне билгеләү турындагы килешүгә узган елның маенда имза салынган иде. Чикләрне төгәлләштергәндә җирле халык үз хуҗалык эшчәнлеген алып бара торган торак пунктлар янындагы кишәрлекләргә аерым игътибар бирелде.
2023 елның июнендә җир төзелеше эше Росреестрга дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды, һәм материаллар БДКМРга белешмәләр кертү өчен Татарстан Республикасы буенча "Роскадастр" ППК филиалына тапшырылды.
Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы белән Чуаш Республикасы арасындагы чик үзенең тарихи яктан оешкан чын конфигурациясен үзгәртмәде. Килештерү нәтиҗәләре буенча чикләрне картографик яктан чагылдырган аермаларның барлык мәсьәләләре дә хәл ителде.
"Субъектлар арасындагы чикләрне кертү җәлеп ителгән ведомстволарның өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалына миссия йөкләнгән, шул исәптән җир төзелеше документларын тикшерү, аның нәтиҗәләренә билгеләнүче чикне Дәүләт мәгълүмат фондына кертү бәйле. Бүгенгә Татарстан Республикасы белән чиктәш сигезнең алтысы чик билгеләнде, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча ППК филиалы директоры Артем Костин.
"Безнең ведомстволар күрше төбәкләр белән Татарстан чикләрен билгеләү буенча бик зур эш башкарды, һәм ул шулай ук агымдагы елда да дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә үк Киров өлкәсе белән тиешле килешүгә кул куелды. Шулай ук 2023 ел ахырына кадәр Удмуртия Республикасы белән чик рәсми рәвештә урнаштырылырга тиеш», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров"