Базарлы Матак авылының "Каенкай" балалар бакчасында, сак җәяүлеләр атналыгы кысаларында, “Юл фәннәре мәктәбе”нең Әлки бүлеге башлыгы катнашында күңел ачу булды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Базарлы Матак авылының "Каенкай" балалар бакчасында, сак җәяүлеләр атналыгы кысаларында, “Юл фәннәре мәктәбе”нең Әлки бүлекчәсе начальнигы Вафина Айгөл Рәшит кызы һәм Росия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы, полиция лейтенанты Антон Викторович катнашында күңел ачу кичәсе булды. Өлкән төркем балалары (тәрбиячесе Вәлиева Ләйсән Фәритовна), викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм юл билгеләре турында җыр җырладылар, эстафетада катнаштылар. Чара балаларның яхшы әзерләнгән булуын күрсәтте: юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләләр, светофорның сигналын атыйлар һәм аңлыйлар, юл хәрәкәте билгеләренең мәгънәсен күрсәтәләр һәм аңлаталар. Күңел ачу азагында барлык катнашучылар кунаклардан бүләкләр алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International