Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр

2023 елның 4 августы, җомга

Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә без шушы нигезебезнең тарихын, атамасының килеп чыгышын, мәгънәсен беләбезме соң? Камка аылы мәдәният йортында ,,Мирас" коллективы белән "Пушкин картасы" буенча үткәрелгән "Туган ягым"чарасында без балалар белән менә шушы сорауларга җавап эзләдек. Яшәгән төбәгебездәге тарихи урыннары белән дә таныштык, безнең якларга уйнатылган кызыклы татар халык уеннарын уйнадык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International