Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Белемгә ашкыныр заманда яшибез
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
"Нәрсә ул белем?" дигән сорауга Энштейн: "Белем ул – мәктәптә өйрәнгәннәрнең хәтердә калганнары" дигән булган. Ә инде белем укучының хәтерендә сеңеп калсын, киләчәк тормышында аңа таянырлык нигез булсын өчен мәктәпләрдә укытучылар гаять зур тырышлык куярга тиеш.
Әлегә кадәр без икътисадта, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә еш кына алга киткән чит илләр тәҗрибәсен үзебездә кулланырга тырыша идек. Ә фән, белем бирү өлкәсендә үзебезне азау теш чыгарган сымаграк хис иттек шикелле. Баксаң, тормыш хәзер бөтенләй башка юнәлеш алган. Мәктәпләрдә, вузларда без кимергән белем граниты хәзер искелек калдыгына әйләнеп бара икән. Ә Сингапур дәүләтендә әнә һәр балага сеңдереп белем бирүнең иң отышлы алымнары барлыкка килгән. Татарстан белән Сингапур арасында хәзер тыгыз элемтәләр урнашты. Яңача белем бирү ысуллары хәзер безнең мәктәпләргә дә үтеп керә башлады. Хәер, ул яңа алым дигәннәренең кайберләрен безнең укытучылар күптән үз хезмәтендә файдалана. Әйтик, дәрестә укытучы аңлатуы, сөйләме аз булып, дәрес материалын өйрәнгәндә сыйныфтагы барлык укучылар да катнаша. Болай эшләгәндә дәресләр мавыктыргыч та үтә, тема да яхшырак үзләштерелә. Тик мондый алым совет педагогикасы нормаларына туры килеп бетми иде. Шуңа мәктәпләрдә андый укытучылар эше хупланмады. Бүген исә иҗади эшләргә омтылучы мөгаллимнәр өчен мөмкинлекләр бик күп. Август киңәшмәләренең секция утырышларында да педагоглар Сингапурдагы мәгариф системасы һәм методикасы белән шактый якыннан таныштылар. Димәк, безнең мәктәпләрдә дә әлеге ил укытучылары тәҗрибәсе кулланыла башлар.
Укытучыларның август киңәшмәләре быел "Район мәгарифендә заманча технологияләр" исеме астында барды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин докладында мәктәпләребездә балаларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре төрле яклап яктыртылды. Анда яңгыраган кайбер саннарга тукталып үтәсе килә.
Яңа уку елында район мәктәпләрендә 2262 бала белем алачак. Бу моннан биш ел элеккегә караганда 500 гә кимрәк икән. Бер сыйныфка уртача 8,46 укучы туры килә. Мәктәпләрдә 740 кеше хезмәт куя. Шуларның 500 е – укытучылар. Соңгы 5 ел эчендә укытучылар саны 56 га кимегән. Педагогларның уртача айлык хезмәт хакы узган уку елында 26 мең 644 сум тәшкил иткән. Ике ел элек алар уртача 17 мең 969 сум хезмәт хакына эшләгән булганнар.
Бу җәйдә районда берьюлы өч урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалды. Иске Матак мәктәбен ремонтлауга республика бюджетыннан 12 миллион 356 мең сум, Алпар мәктәбенә – 9 миллион 731 мең сум һәм Борискино мәктәбенә 9 миллион 840 мең сум акча бүлеп бирелде.
"Мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе барышында район мәктәпләренә элекке укучыларыннан 763 мең 820 сумлык ярдәм кергән.
Узган уку елында 345 бала мәктәпкә автобусларда йөреп укыганнар. Аларга 17 автобус хезмәт күрсәткән.
Район мәктәпләрендә 5 балага бер компьютер туры килә. Ике ел элек 12 укучыга бер компьютер булган.
Районда 869 сабый балалар бакчасында тәрбияләнә, мәктәпкәчә белем ала. Бу 1 яшьтән 7 яшькәчә булган барлык балаларның 67,6 проценты дигән сүз. Бүген балалар бакчасына чиратта 91 сабый исәпләнә. Ике ел элек чиратта 116 кеше булган.
2012-2013 уку елында 122 укучы урта мәктәп тәмамлаган. Бердәм дәүләт имтиханнарында Базарлы Матак, Иске Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Хлебодаровка урта мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия әйбәт нәтиҗәләр күрсәткәннәр.
Быел 1110 балага җәйге ял оештырылган. "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда дүрт сменада 220 бала ял иткән. 670 бала мәктәп яны лагеренда ял итә алган. 10 бала Кара диңгез буендагы лагерьларга, тагын 10 бала палаткалы республика лагерьларына җибәрелгән.
Пленар утырышта яңгыраган чыгышлар да гаять кызыклы булды. Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллинаның чыгышы, әйтик, мәктәптә дәресләрдән соңгы тормыш турында булды. Сүз дә юк, дәресләр тәмамлангач та мәктәп гөрләп торырга тиеш. Моның өчен анда балаларга күп төрле шартлар тудырылган. Укыту технологияләре җайланмалары, спорт җиһазлары, мәсәлән, елдан-ел арта бара.
– Гимназиядә тагын бер яңа юнәлешкә – "Хәвефсез юл" дигән проектка алындык. Бу балалар сәламәтлеген ныгытуга, аларның күнекмәләрен арттыруга, кызыксынучанлыгын үстерүгә этәргеч бирер, – ди Фәридә Госмановна.
Базарлы Матак урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Елена Леонтьева "Алгарыш" грантын яулауга республика бәйгесендә җиңеп, Бөекбританиядә белемен арттырып кайткан. Елена Геннадьевнаның дөньяның иң алга киткән илендә алган тәэсирләрен уртаклашуы һәркем өчен кызыклы булгандыр. Алар белән бергә Россиянең башка төбәкләреннән дә укытучылар белем алган. Әмма алар мондый уку мөмкинлеген үз акчаларына сатып алганнар. "Алгарыш" кебек проект бары Татарстанда гына бар икән.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Алиева интерактив тактаны эшкә җигеп, аны белем бирүдә отышлы куллануның яңа формалары хакында сөйләде. Район баш табибы урынбасары Светлана Одушкинаның балалар сәламәтлеген саклау турындагы чыгышы, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафинның балаларның юлда хәвефсезлеген тәэмин итү хакындагы фикерләре дә игътибарга лаеклы булды.
Районыбыз укытучыларының зур педсоветында республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Азат Габитов катнашты һәм чыгыш ясады.
– Мин бирегә килер алдыннан сезнең мәгариф өлкәсендәге күрсәткечләрегез белән таныштым. Әлкидә барлык проектлар буенча да җитди эш алып барыла. Докладтан, чыгышлардан күренгәнчә, алга таба да киңкырлы максатчан эшләр башкарырга җыенасыз. Билгеләгән барлык ниятләрегезнең уңышлы тормышка ашуын телим, – диде Азат Харрасович.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин педагоглар алдында ясаган чыгышында болай диде:
– Республикада мәгариф өлкәсендә бик уңышлы программалар эшли. Әйтик, укытучыларга чит илләрдәге коллегалары тәҗрибәсе белән танышып, белем эстәп кайту мөмкинлеге тудырылган. Бу бит укытучы эшчәнлегенә гаҗәеп зур этәргеч бирә. Бүген мәктәпләргә иң заманча технологияләр үтеп керде. Дөньядагы барлык алга киткән илләрдә шулар ярдәмендә эшлиләр. Әмма, белем бирүдә яңалыкларга омтылу никадәр мөһим булса да, үзебездә еллар дәвамында сыналган, әйбәт нәтиҗәләр биргән алымнарны да онытмасагыз иде. Яңа уку елы математика елы дип игълан ителде. Мин моны бик хуплыйм. Математиканы бит фәннәр патшасы диләр. Әнә хәзер Россиядә иң яңа хәрби самолетлар сынау үтә. Математикадан башка мондый яңа техниканы булдыру да, анда эшләү дә мөмкин түгелдер. Менә районда өч мәктәптә капиталь ремонтны төгәлләп киләбез. Гомумән, уку, укыту шартлары елдан-ел яхшыра бара. Тик, кызганыч, халык саны кими.
Уйлап карагыз: Америка халкының 3 проценты гына авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Ә алар үзләрен азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәләр, әле читкә дә саталар. Алга таба Базарлы Матак та шәһәр булачак әле. Бездәге нефть запасы да моңа этәргеч бирәчәк. Хәер, бездә хәзер дә яшәү шартлары шәһәрдәгедән ким түгел, бәлки әйбәтрәктер дә әле.
Фердинат Мидхәтович укытучыларны Белем көне белән тәбрикләде, җәмгыятькә бик кирәкле хезмәтләрендә зур уңышлар, белемгә омтылучы тырыш укучылар һәм, билгеле инде, нык сәламәтлек теләде.
* * *
Байтактан килгән күркәм традициягә тугры калып, район мәктәпләре бу көнне район үзәгендә зур ярминкә оештырдылар. Халыкка алар үз бакчаларында, ярдәмче хуҗалыкларында үстерелгән төрледән-төрле яшелчәләр, консервланган салатлар, компотлар, кайнатмалар, сөт, бал, тавык, үрдәк ите, йомырка һәм башка көз нигъмәтләре тәкъдим иттеләр. Район үзәгендә яшәүчеләр мәктәпләр саткан товарларны гел яратып ала. Бу юлы да шулай булды. Күпләр яшелчәләр белән запасланып, укучыларга, укытучыларга рәхмәтләр әйтеп китте. Шулай итеп, сатып алучылар да канәгать булды, мәктәпләрнең акча янчыгы да тулыланды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз