Англиядә уку – бәһасез тәҗрибә

2013 елның 7 сентябре, шимбә
– Елена Геннадьевна, Англиядә өстәмә белем алу мөмкинлеге болай гына бирелмәгәндер. Әлеге курсларга эләгүнең шартлары нинди булды?
– Үткән уку елы дәвамында республиканың инглиз теле укытучылары ЕF мәктәбенең онлайн курсларын үттеләр (ягъни Интернет аша укыдылар). Ә яз җиткәч, без укыганда ирешкән һәм педагогик эшчәнлегебез нәтиҗәләре турында документларны дәүләт хезмәтләре порталына куйдык. Бу конкурсның беренче этабы иде. Аннары республиканың Мәгариф министрлыгында инглиз телендә әңгәмә-сораштыру үттек, әле контроль эш тә яздык. Шуннан соң конкурста җиңүчеләрне ЕF мәктәбенең Кембридж, Манчестер һәм Брайтон шәһәрләрендәге укыту үзәкләрендә уку өчен төркемнәргә бүлделәр.
– Белгәнебезчә, "Алгарыш" конкурсы төрле һөнәр ияләренең осталыгын, хезмәте нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән. Чит тел укытучыларына кагылышлы рәвештә бәйгенең максатларына һәм аларга ирешү ысулларына да тукталып үтсәгез иде.
– Уйлавымча, безгә кагылышлы төп максат – инглиз теле укытучыларын шушы тел тирәлегендә яшәтеп алып, инглиз халкының тормыш рәвешен, традицияләрен күрсәтү. Курсыбыз инглиз телен мәктәптә укыту методологиясенә багышланды һәм тулысынча инглиз телендә үтте. Төрле предметларны өйрәнү белән беррәттән без ЕF мәктәбе укытучылары дәресләрендә булдык, аларга анализлар ясадык, үзебез дә дәресләр күрсәттек. Көненә 5-6 дәрес укыдык, ә һәр дәрес анда 80 минут дәвам итә. Соңгы атнада уку нәтиҗәләре буенча имтиханнар тапшырдык.
– Мондый курслар – кыйммәтле мөмкинлек, әмма безнең республика ул чыгымнарны үз өстенә алды, дип беләбез…
– Әйе, шулай. Безнең белән Санкт-Петербургтан, Чехия, Польшадан килгән укытучылар шөгыльләнде. Алар Бөекбританиягә үз инициативалары һәм, димәк, үз акчалары хисабына килгәннәр. Укытучылар өчен бездәге кебек грантлар системасы юк аларда.
– Инде, Елена Геннадьевна, газетабыз укучыларына Бөекбритания халкының, дөресрәге, үзегез аралашкан кешеләрнең тормышы, көнкүреше турында сөйләсәгез иде.
– Укуны Брайтонда укысак та, мин аннан ерак булмаган авылда (үзләре шәһәр дип саный), дүрт яшьлек балалары булган гаиләдә яшәдем. Әлеге ачык, аралашучан гаилә өч фатирлы өйдә гомер итә. Фатир ике катлы булса да, бүлмәләр бездәге кебек зур, иркен түгел. Беренче катта кунак бүлмәсе, ашханә белән берләштерелгән кухня. Дөресен генә әйткәндә, анда өйдә ашарга әзерләү, бергәләп өстәл артына утырып, иртәнге, төшке, кичке аш ашау гадәте юк, Ризыкны ниндидер бәйрәм я тантана уңаеннан гына әзерлиләр. Мине, мәсәлән, махсус рәвештә кичке аш әзерләп каршы алдылар.
– Беренче көннән үк аңлашып киттегезме? Инглиз теленең диалектлары бик нык аерыла, диләр, комачаулык тоймадыгызмы?
– Хуҗабикә югары белемле психолог, без аның белән бик тиз аңлаштык. Ә ире Бөекбританиянең төньягыннан булып, чынлап та аның сөйләме үзенчәлекле, аңлашу өчен бераз вакыт кирәк булды. Бу гаилә бер күрүдә үк күңелемә охшады.
– Балаларны тәрбияләүгә ничек карыйлар? Өй эшләрен бүлешеп эшлиләрме, әллә, бездәгечә, хатын-кыз җилкәсенә "өяләрме"?
– Баланы яратып, иркәләп үстерәләр. Уллары Ачига 4 яшь, әмма ул инде мәктәпкә йөри, аның үз бүлмәсе, сәләтләрен үстерү өчен бөтен нәрсә – балалар китаплары, уенчыклар күп, инде дәфтәрләре дә бар. Әнисе Ачи белән бик теләп шөгыльләнә. Әтиләре өй эшләренең күпчелек өлешен, шул исәптән бала карауны үз өстенә алган. Ул Ачины коендыра, уйната. Үзара мөнәсәбәтләре бик әйбәт. Тормыш бу илдә бик кыйммәт (1 фунт стерлинг 50 сумнан артык тора!), шуңа күрә гаиләдә бөтен нәрсәгә сакчыл карыйлар.
– Елена Геннадьевна, ә көнкүреш, табигать нинди тәэсир калдырды сездә?
– Беренче чиратта шәһәрдәге чисталык, матурлык, тәртип, юлларның торышы бик охшады. Яшеллек, чәчәк күп. Юл кагыйдәләре төгәл үтәлә. Полицейскийларның адым саен очравы күңелдә ышаныч тудыра – үзеңне сакланган, якланган итеп тоясың. Транспортта, урам-паркларда инвалидлар иркенләп йөри, алар өчен чын мәгънәсендә уңайлы тирәлек тудырылган.
– Табигать шартлары әйбәт булдымы соң? Англияне томаннар иле диләр бит…
– Брайтон Атлантик океан буенда, Ла-Манш бугазына карап тора. Көннәр башта кояшлы, кызу булды, уку ахырына якынлашканда атаклы томаннарны да күрдек. Яңгыр юк, әмма бит-кулларга томан сарыла, тәнең юешләнә. Ике тапкыр башкала Лондонда булдык, Регент – парктагы матурлыкларга хозурландык… Кыскасы, тәэсирләр искиткеч!
– Елена Геннадьевна,  курсларда алган белемнәрегез эшегездә кирәк булыр дип ышанасызмы?
– Һичшиксез! Инглиз теленә өйрәтүнең бик күп кызыклы һәм үтемле алымнарын күреп, үзләштереп кайттык. Мин быел өченче, сигезенче, тугызынчы, унынчы классларда инглиз теле укытам. Җәй көне Бөекбританиядә үзләштергән белемнәремне һәр дәресемдә кулланырга тырышачакмын.
– Уңышлар сезгә! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International