Балалар аның биографиясе белән таныштылар һәм аның Ясная Полянада крестьян балалары өчен бушлай мәктәп ачканын, аларны үзе дә өйрәткәнлеген, хикәяләр, әкиятләр, мәсәлләр, табышмаклар, күп файдалы һәм зирәк киңәшләр саклаучы, әйләнә-тирә дөньяны аңларга, кайгырырга өйрәтүче «Азбука» һәм «Китап для чтения»ны төзүен белделәр. Яшь укучылар игътибарына “Л.Н.Толстой - балаларга” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Л.Н.Толстойның хикәяләрен яратып укыдылар, аннары барысы бергә укыганнары турында фикер алыштылар.