Бүген, 15 сентябрьдә, "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында" һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законнарга үзгәрешләр керткән Федераль закон (N 66-ФЗ) үз көченә керде. Димәк, БДКМРга урман-парк яшел пояслары турында белешмәләр кертеләчәк, бу урман парклары турында ачык мәгълүмат ясарга мөмкинлек бирәчәк һәм аларга өстәмә яклау тәэмин итәчәк.
Әлеге яңалык гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк. Росреестрда һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастрда аңлатуларынча, урман-парк яшел поясын билгеләү, үзгәртү яисә аны бетерү турында карар кабул иткәндә мондый карарны кабул иткән Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы яки Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы 5 эш көне эчендә БДКМРна тиешле белешмәләр кертү өчен документларны Росреестрга җибәрергә тиеш.