Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2023 елның августында өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре саны 2,5 меңгә якын тәшкил иткән, бу июль күрсәткечләреннән 34 процентка артык. Узган елның августына караганда, теркәлгән ДДУ саны 2,3 тапкырга арткан (1090 нан 2490 га кадәр).
«Әгәр быелның башында өлешле катнашу шартнамәләренең айлык саны уртача 1,5 меңнән артмаган булса, җәйге айлардан башлап шактый үсеш күзәтелә: июнь һәм июль айларында якынча 2 мең килешү теркәлгән, августта - 2,5 мең тирәсе», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Барлыгы Татарстан Росреестры тарафыннан агымдагы елның 8 аенда 13 меңнән артык ДДУ теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырырлык. Шул ук вакытта шартнамәләрнең 90% эскра счетларын файдаланып теркәлә.