2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте.
Рәис Татарстан юлламасында мәгариф өлкәсе мәсьәләләренә, шулай ук яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге шартларда патриотлык безнең тотрыклылыкның какшамас нигезе булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, илне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү икътисад үсешенең иң мөһим факторларының берсе булып тора. Шул ук вакытта әлеге бурычны хәл итү, барлык төп компонентларны колачлап, системалы булырга тиеш.
Рәис сүзләренә караганда, белгечләр әзерләү конкрет предприятиеләр ихтыяҗларын исәпкә алып үткәрелергә тиеш. Шул максаттан республикада 47 ресурс үзәге эшли. Мондый модель үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде.