16 сентябрьдә Казанда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында урман әзерләү техникасын тапшыру тантанасы узды.
Рәис республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга яңа махсус техникадан ачкычлар тапшырды.
Әлки урманчылыгы урман әзерләү өчен җиһазландырылган “Беларус” тракторына ия булды. Бу трактор Чуаш Кичүе урманчылыгына беркетеләчәк.
Район урманнарында эшләүчеләрнең бәйрәм чаралары бу атнада узачак.