Бәйрәмнең символы - томшыгында зәйтүн ботагын алып баручы күгәрчен сурәте. Ак күгәрчен күп кенә кешеләрнең аңында, Җирдәге тынычлык хәбәрчесе буларак, тиңләштерелә. Тынычлык көнен бәйрәм итү алдыннан Чуаш Борнае авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Без тынычлык өчен!” дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрделәр. Чара патриотизм тәрбияләүгә, теләктәшлек хисенә юнәлтелгән һәм укучыларның иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә.