Бу көнне китапханәгә 6 сыйныф укучылары килде. Укучылар китап дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, барлык бүлекләр буенча экскурсия уздырды. Балалар "абонемент", "уку залы", "формуляр" ның нәрсә икәнен белделәр, һәр китап үз урынында тора һәм китапның нинди принцибы буенча китапханәдә урнашкан, уку залында төрле справочниклар һәм энциклопедияләр, журналлар һәм газеталар бар. Шулай ук монда дуслар белән мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарда уйнарга мөмкин. Кечкенә кунаклар игътибарына "Бер тамырдан ,уртак язмыштан без", "Сез иң күркәм кеше икәнсез", "Әйдәгез китап белән дус булыйк", "Әкият дөньясында" дигән матур китаплар, уенчыклар булган балалар почмагы тәкъдим ителде.